Күңелләрне пакьләүче
“Картая белми, нужа күрмәгәндер,” – диләр үз яшеннән күпкә яшь күренгән кешеләр турында. Якташыбыз – күренекле язучы Фәтхулла Абдуллинга да 80 яшь тулуына һич кенә дә ышанып булмый. Төз, җиңел гәүдәле, адымнары егетләрчә ныклы һәм тәвәккәл.